Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Кирилловлар гаиләсенең алтын берлеге»

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

         2018 елның 14 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Кириллов Иван Иванович һәм Элла Рудольфовнаның алтын туй тантанасы узды.

         Үзенең булачак хатыны белән гаилә башлыгы поездда хәрби хезмәттән Зәй районы Иске Токмак авылына кайтканда таныша. Шул көннән башлап мәхәббәт уты кабынып китә дә инде. Тиздән Иван Эллага тәкъдим ясый һәм  1968 елның 14 июнендә Түбән Камада тагын бер гаилә барлыкка килә.

         Иван Иванович һәм Элла Рудольфовна ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер алар өч оныклары һәм бер оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.

         Белгечләр юбилярларга ныклы сәламәтлек, ак бәхет теләп, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International