Түбән Кама муниципаль районы Елантау авылында гаилә бәйрәме

2018 елның 10 июне, якшәмбе

       2018 елның 10 июнендә Түбән Кама муниципаль районы Елантау авыл җирлегендә авылның үрнәк гаиләләренә багышланган чара узды.

         Елантау һәм  Кулмакса авылы юбилярлары быел асылташ, энҗе һәм көмеш туйларын билгеләп үтәләр. Аларны шушы истәлекле вакыйгалары белән  мәдәният Йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать артистлары котладылар. Авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов юбилярларга ак бәхет, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International