2018 елның 2 июнендә "Халыкара балалар яклау көне"кысаларында шәһәребезнең кул ярында бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне башлап Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рягат Хөсәинов барлык килгән кунакларны котлады һәм лаек булган гаиләләргә ана (гаилә) сертификаты тапшырды. Бу чарадан соң, шәһәребезнең бала-чагалары катнашында "Күңелле зонтик" дип аталган гадәти булмаган конкурс уздырылды. Жюри әгъзаларының берсе булып ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы катнашты. Конкурс күңелле үтте. Беренче урынны Кирюшина Мария (5 яшь) яулады, аның киеме һәм зонтигы "Керпе" дип аталды. Алга таба бәйрәмне балалар иҗаты йорты укучылары дәвам итте. Ә инде бәйрәмнең башыннан азагына кадәр, Язылышу сарае бинасы алдында асфальтта рәсемнәр ясау конкурсы алып барылды. Бәйрәм күңелле һәм онытылмаслык итеп үтте!