2018 нче елның 23 май көнне Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында “Татарстан - нык гаилә территориясе” республика акциясе кысаларында үткәрелүче "Нечкәбил - 2018" республика конкурсының сайлап алу туры узды. Акцияне оештыручы – «Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасы.
Сәламләү сүзе белән чараны Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Козлов В. М ачты. Бәйрәмгә Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге тарафыннан 30, 35, 40, 45 ел бергә яшәүче гаиләләр чакырылган иде. Юбилярларны ФПП "Ныклы гаилә" Иҗтимагый совет рәисе , Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Павловна Жуйкова , район башлыгы В.М. Козлов котлады Юбилярларга «Ныклы гаилә» федераль партия проектыннан дипломнар , район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды. “Нечкәбил” конкурсының сайлап алу турында 8 район вәкиле катнашты. Алар үз гаиләләре , казанышлары турында сөйләделәр.