Әлки районы үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегеннән Халыкара гаилә көне алдыннан берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне алдыннан район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә бәйрәм булды. Биредә берьюлы өч бәбине тантаналы төстә өйләренә озаттылар. Бала дөньяга килү – һәрчак зур шатлык һәм бәхет ул. Бәби тудыру бүлегенә  бу бәхет 8 майда “ишелеп төшә”. Бу көнне монда бер-бер артлы өч кызчык дөньяга килә.  Бәби алып кайткан бәхетле гаиләләрнең барысы да – Базарлы Матакта яшәүчеләр. Матур биләүсәләргә төрелгән кызчыкларны бәхетле әтиләренә тапшыргач, гаиләләрне бу шатлыклы вакыйга белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина һәм бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова тәбрикләделәр. Алар бәбиләргә дә, әти-әниләренә дә беренче чиратта сәламәтлек теләделәр, бирегә озакламый кабат килергә чакырдылар.

Әлеге тантаналы вакыйга сөенечен уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та килгән иде. Ул гаиләләрне район җитәкчелеге исеменнән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. “Балаларыгыз сезне сөендереп кенә торсыннар. Иң мөһиме, алар әти-әниле тулы гаиләләрдә үссеннәр”,–диде җитәкче.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина исә  һәркемне Халыкара гаилә көне белән тәбрикләде, әти-әниләргә балаларының туу турындагы таныклыкларын һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International