Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.

Утырышка кадәр республика парламенты башлыгы  ЗАГС идарәсе архивында булып, анда документларны электрон формага күчерү эшен карады. Бу эшне киләсе өч ел эчендә тәмамларга ниятлиләр.  «ЗАГС документларының саклану срогы чикләнмәгән, - диде ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева , -  архивларда төрле документларны, хәтта гарәп имлясында язылганнарны да күрергә мәмкин». Форсаттан файдаланып, ул Фәрит Мөхәммәтшинга  аның туу турындагы һәм никахлашу таныклыгының электрон күчермәсен күрсәтте.

ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева билгеләп үткәнчә,  2017 елда республикада 26983 пар никахын теркәгән.

"Татарстанда катнаш никахлар арта. Һәр дүртенче гаилә катнаш никах нәтиҗәсендә төзелә. Ә менә чит ил кешесенә кияүгә чыгу очраклары кимеде. Моннан тыш, Идел буе федераль округында Татарстан аерылышучылар саны буенча да югары күрсәткечкә ия. Татарстанда 1000 никахка 503  аерылышу очрагы туры килә. Чагыштыру өчен, бу сан Саратов өлкәсендә – 640, Киров өлкәсендә – 711. Ә гомумән алганда, илдә, 1000 никахка 800дән артык аерылышу очрагы туры килүе билгеле.Узган елда Татарстанда 13586 гаилә таркалган", – диде ул.

Гаилә хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы үз чыгышында шулай ук күпчелек никахларның тормыш итүнең беренче елында таркалуын әйтеп узды.

"2017 елда 64 процент гаилә, 10 ел да яшәмичә таркалды", – диде Альбина Шәвәлиева.

Татарстанның биш районында туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк. Узган ел республикада 48 мең 596 бала тууы теркәлгән.

“Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел. Объектив критерийлар буенча карасак, яңа туган балаларны теркәүдә алдынгы һәм арттка калган районнар арасындагы аерма 6 тапкырга артык. Бары тик биш районда гына туучылар саны, үлүчеләргә караганда күбрәк теркәлгән, – диде Альбина Шәвәлиева. – Бигрәк тә гаиләдәге беренче бала туу саны кимү борчый. Бу хәл белән инде без дүртенче ел очрашабыз".

ЗАГС идарәсе китергән саннар буенча, 2007 елда гаиләдә беренче булып туган балалар барлык туучыларның 60 процентын тәшкил итсә, узган ел бу сан бары тик 40 процентка тигез. Республикадагы демографик ситуациянең начараюында Альбина Шәвәлиева 90 нчы елларда бала тудыруның кимүен телгә алды. Бүген нәкъ менә шул елгы балалар әти-әни була. Идарә тармагы башлыгы коллегаларына мөрәҗәгать итеп: «Халык санын, балалар туу санын арттыру – безнең эштә төп өстенлекләрнең берсе", – диде.

ЗАГС идарәсе башлыгы демографик ситуацияне яхшырту өчен ил башлыгы тәкъдиме белән кабул ителгән кануннар турында да әйтеп узды. Билгеле булганча, болар – 2018 елның 1 гыйнварыннан соң аз керемле гаиләдә туган беренче балага яшь ярым булганчы билгеләнгән пособие, ике һәм өч балалы гаиләләргә ташлама һәм өстенлекләр.

ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева чыгышыннан соң Парламент башлыгы үзе өчен билгеләп барган берничә пунктны телгә алып үтте.

“Гаилә – җәмгыятьнең төп көче булып килде һәм шулай булып кала да. Гаилә төзегәнсең икән, син үзең өчен генә түгел, икенче ярың өчен дә, балаларың өчен дә җаваплы. Тәрбия гаиләдән башлана. Әнә, Пермьдә нинди хәл килеп чыкты. Мәктәп укучысы пычак белән кизәнергә тиешме? Бу бит аңа гаиләдә тәрбия бирелмәгән дигән сүз. Гаилә мәхәббәт нигезендә төзелергә һәм тулы аңлашу белән гомер ителергә тиеш. Юкса, бер-берсен күрә алмаган кешеләрне кәгазьдә генә ир белән хатын итеп тотудан мәгънә юк”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук “гражданлык никахы”на карата да үз фикерен белдерде.

“Ничек инде документсыз гына, бер-береңә җаваплы булуыңны җәмгыять каршында теркәмичә, гаилә төзи алар? Мин моны хупламыйм. “Гражданлык никахы” белән яшәргә ниятләгән яшьләр белән ЗАГС хезмәткәрләре сөйләшергә тиеш, – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе аерылышучылар саны күп булуына да борчылуын белдерде.

“Республикада гаилә ныклыгын күрсәтүче чаралар бик күп. “Мәрхәмәт”, “Нечкәбил” дисеңме, “Калынбил”ме, әмма аларның тәэсир көче югарырак булсын иде. Аларның барысы да гаиләнең кирәклеген, мөһимлеген искәртеп, тирәнрәк аңлатып торсын иде”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International