Буа ЗАГСы кунаклар җыйды

2017 елның 24 декабре, якшәмбе

Буа ЗАГСы кунаклар җыйды: алтын һәм бриллиант парларны, яшь әниләрне һәм укучыларны. Ни сәбәпле? Буа ЗАГСын юбилей белән котладылар

Юбилейлы датаны алар шатлыклы вакыйгалар кичерүче башка буалылар белән бергә билеләп  үттеләр. Бу көнне ЗАГСка кунакка шәһәрдән 60 ел бергә гомер кичерүче Нина һәм Александр Кузнецовларны, алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Николай Кирилловларны, Галина һәм Николай Шубиннарны чакырдылар. Галина Дмитриевна өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Ул үзе дә 9 ел  район ЗАГС бүлеге мөдире булып эшләгән. Алтын туйлары ЗАГСның гасырлык бәйрәме белән бергә туры килде. Юбилярларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова бүләкләр тапшырды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов яшь әниләргә “Ана капиталы” сертификатларын, Буа районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе Гөлия Заһидуллина 14 яшен тутырган буалыларга төп документларын – паспортлар тапшырды. Аларга “Россельхозбанк” идарәчесе Резеда Хәйруллина, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Храмова бүләкләр әзерләгән иделәр.

Биредә тантана Россия ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, хезмәткәрләр Люция Җамалетдинова, Фәния Кадыйрова, авыл җирлекләре секретарьлары адресына котлауларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская һәм башкалар җиткерделәр. Алар адресына матур җырлар да ирештерелде. Эльвира Шагалиева берничә авыл җирлеге секретарена муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын, Наталья Македонская “Нәрсә ул ЗАГС? Гаилә кайда туа” бәйгесенең район турында җиңү яулаган 5 номерлы гимназия укучылары Диана Каширинага һәм Юлия Яфаркинага истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International