Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль района юбашкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Виталий Павлович белән Клавдия Андреевна Вдовиннар гаиләсе кунакта булды. Алар уртак тормышта 60 ел гомер иткән. Зөбәрҗәт туй – сирәк очрый торган бик күңелле вакыйга. Дистәләрчә ел дәвамында бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп, кирәк урында юл куеп яшәүнең матур үрнәге бу. Бәйрәм көнендә, традиция буенча, юбилярлар ЗАГСның мактаулы кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйдылар.