Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балаларына хокукый белем дәресе

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 16 ноябрендә, Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм Көне алдыннан,  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Күбәләк" 7 нче балалар бакчасы балалары өчен, хокукый белем дәресе үткәрделәр.

Иң танылган әкият һәм мультфильм геройлары мисалында никахлашу Сарае белгечләре укучыларга балалар нинди хокукларга ия булулары турында сөйләделәр. Шулай ук белгечләр балаларга гаилә, никах һәм “ГХАТ” нәрсәне аңлатканын сөйләделәр.

Дәрес ахырында ГХАТ Идарәсе белгечләре балалар бакчасының мөдире Анфиса Дорофеевага рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International