Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Булачак гаилә "Юнона" мәктәбенең чираттагы дәресе

2017 елның 11 ноябре, шимбә

       2017 елның 11 ноябрендә никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона" проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.

       Педагог-психолог Екатерина Юртаева булачак парлар белән гаилә байлыкларын саклау, социаль рольләрне бүлү, уртак бюджетны планлаштыру гаиләнең мәдәни, әхлакый кыйммәтләре турында сөйләште. Көннең темасы -“Гаиләдә кем баш?” иде. Дәрес барышында булачак парлар бу сорауга җавап табырга тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International