Әтнә муниципаль районы Кулле Киме авылында яшәүче Шарафетдинова Миншарап Шарафетдин кызына 1 октябрь көнне 90 яшь тулды. Шарафетдинова Миншарап озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күлле Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шарафетдинова Миншарапның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.