2017 елның 1 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Евладий Кириллович Заборниковның тол хатыны Заборникова Нина Тимофеевнаны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Нина Тимофеевна белән очрашу җылы атмосферада үтте. ГХАТ Идарәсе белгечләре аның хезмәте һәм Ватан алдындагы казанышлары өчен, ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр. Шатлыклар, ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге һәм искиткеч кәеф теләп, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.