Әлмәттә милләтләр кроссы-2017

2017 елның 16 сентябре, шимбә

16 сентябрьдә Әлмәттә "Татарстан Кроссы" традицион ярышлары  узды, монда йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынучылар җыелган иде. Гомумроссия йөгерү көне кысаларында "Милләтләр кроссы-2017" спорт бәйрәме оештырылды.

Әлмәтлеләрнең 7249 массакүләм йөгерүдә катнашты. Бу – спортчылар, ветераннар, оешма җитәкчеләре, мәктәп укучылары, студентлар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм җиңел атлетикада барлык теләгән кеше үзен сынап карады. Дистанция бердәм иде – 2 чакрым 300 метр.

Оешмалар (хатын-кызлар) җитәкчеләре арасында икенче ел рәттән 2 урынны бу узышта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең җитәкчесе Г. Р. Әмирова алып тора. Быел ул үзенең иң яхшы нәтиҗәсен - 1 мин. 23 сек. күтәртте. Шәхси вакыты 11 мин 06 сек. тәшкил иткән.

Узыштан  соң җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Аларга кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

ГХАТ Идарәсе коллективы үзенең җитәкчесен Гүзәл Рәисовнаны җиңүләре белән котлап, ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхетен, һәм алга таба да уңышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International