2017 елның 16 сентябрендә Афанас авыл җирлеге стадионында "Гаилә стартлары" эстафетасы узды. Чарага спорт белән шөгыльләнүче балалар һәм ата-аналар чакырылды.
Командаларга дәртле һәм күңелле бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим ителде. Катнашучылар бик теләп кызыклы сорауларга җавап бирделәр, "каршылыклар полосасын" уздылар. Ә җанатарлар һәм тамашачылар катнашучыларга алкышлар белән актив ярдәм күрсәттеләр.
Эстафета нәтиҗәләре буенча, командалар бер үк төрле баллар җыйдылар. Барлык бәйрәмдә катнашучылар мактау грамоталары һәм баллы призлар белән бүләкләнделәр.