1994 нчы елдан башлап 22 нче августа бәйрәм ителә торган Рәсәй Федерациясенең Флагы көнен билгеләп үткән көннәрдә, Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлеге яңа өйләнешүчеләргә символик бүләкләр – Рәсәй Федерациясе флагы сурәтләнгән биш почмаклы йолдыз формасындагы гель тутырылган шарлар тапшырды. Дәүләт триколоры безнең күп милләтле халыкка хас булган вөҗданлылык һәм намуслылык , батырлык һәм киң күңеллелек , туган җиргә булган мәхәббәт һәм тугрылыкны гәүдәләндерә. Ә 22 нче августа кич белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм концертын карадылар.